Линар Закиров ВДВ ветераннарын һәм сугышчы-десантчыларны һава-десант гаскәрләре оешуның 93 еллыгы белән котлады
“Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров ВДВ ветераннарын һәм сугышчы-десантчыларны һава-десант гаскәрләре оешуның 93 еллыгы белән котлады.
Бөгелмәнең хәрби комиссариаты ишегалдында җирле халык, шәһәр администрациясе вәкилләре, запастагы хәрбиләр һәм үз батырлыклары белән Ватан данын яклаган ВДВ ветераннарын котларга җыелды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров билгеләп үткәнчә, данлыклы һава-десант гаскәрләре сафларында һәрвакыт көчле рухлы, ныклы характерлы һәм туганнарча бердәмлекле кешеләр хезмәт иткән. Хәтта иң катлаулы штаттан тыш ситуацияләрдә дә алар батырлык, кыюлык күрсәткәннәр.
Район башлыгы хәрби хезмәткәр Эдуард Мазакинга «Батырлык өчен» медале тапшырды. Ул Бөгелмә шәһәр Советы депутаты. 2022 елның апрелендә үз теләге белән махсус хәрби орперациягә китә. Иреклеләр отрядының кече сержанты, рота командиры махсус хәрби операция башланганчы Бөгелмә механика заводында эшли. Бүләкне тапшырганда аны гаиләсе һәм хезмәттәшләре озата барды.
— Мондый отрядларда үз илләренең чын патриотлары хезмәт итә. Алар йөрәк чакыруы буенча баралар. Хезмәттәшләр, икенче гаилә кебек. Без һичшиксез җиңәчәкбез", — дип билгеләп үтте хәрби хезмәткәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа