Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Линар Закиров: «Уку елы көндезге режимда башланачак, шуңа бәйле рәвештә Роспотребнадзор таләпләрен үтәү бик мөһим»

Яңа уку елы гадәти режимда башланды. Быел Бөгелмә мәктәпләре парталарына 12 меңгә якын укучы утыра.

Коронавирус йогышы таралмасын өчен, барлык мәктәпләрдә дә һаваны зарарсызландыру приборларын кулланып, һава мохитен дезинфекцияләү тәэмин ителә. Традицион бәйрәм линейкалары ачык һавада сыйныфлар арасындагы дистанцияне үтәп һәм ата-аналар өчен шәхси саклану чаралары (битлекләр) ярдәмендә узды. Һәр сыйныф балалары аерым бүлмәгә беркетелеп, алар шунда утыра, белем алачак.

Шулай ук мәктәпләрнең эш режимы, шул исәптән уку дәресләре расписаниесе, төрле сыйныфлар өчен беренче дәреснең башлану  һәм тәнәфесләр вакыты, сыйныфларны бер-берсеннән максималь рәвештә аеру максатыннан, яңадан каралачак. Класс бүлмәләрен җыештыру, дезинфекцияләү һәм   җилләтүгә аерым игътибар биреләчәк.

– 1 сентябрьдән үк Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Роспотребнадзор” тарафыннан тәкъдим ителгән таләпләрнең үтәлүе бик мөһим. Шул вакытта гына укучыларның һәм укытучыларның сәламәтлегенә куркыныч янамаячак, – диде Линар Закиров атна башында узган “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә чыгыш ясап.

Бөгелмә мэры шулай ук барлык чараларны да үтәүнең мөһимлегенә басым ясады.

– Беренчесе – бу, әлбәттә, мәктәпләрдәге “фильтрлар” –  йогышлы авырулар билгеләре булган балаларның дәресләргә йөрүенә юл куймау. Икенчесе-мәктәпләрдә санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәү. Бу – көн дәвамында: мәктәп ашханәләренә барыр алдыннан, бәдрәф бүлмәләрендә булып чыкканнан соң кулларны зарарсызландырып-эшкәртү һәм, әлбәттә инде, социаль дистанцияне үтәү, – дип искәртте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса