Линар Закиров: «Светофорны тиз арада урнаштырырга кирәк!»
Тиздән светофор торгызылачак.
Шәһәр Мэриясендә атналык киңәшмәдә Гафиятуллин һәм Октябрь урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәтендә җитди зыян күргән светофор объектын торгызу мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
"Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр газапланырга тиеш түгел!",- дип билгеләп үтте Линар Закиров.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Коньков аңлатуынча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, светофор объектын исәпкә алу һәм көйләү узелы урнаштырылган җайланмага зыян килгән. Җиһазлар заказ ителгән. Тиздән светофор торгызылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа