Линар Закиров прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Бәйрәм уңаеннан Бөгелмә шәһәр прокуратурасының хезмәт коллективы җыелышы булды.
12 гыйнварда Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Бөгелмә шәһәр прокуратурасының хезмәт коллективы җыелышы булды, анда муниципаль район башлыгы Линар Закиров катнашты.
"Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз киләчәктә дә дәүләтчелекне ныгытуга, хокук һәм законлылык өстенлеген тәэмин итүгә ярдәм итсен. Ватанга һәм Законга хезмәт итүдә сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим!", - дип билгеләп үтте Линар Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа