Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Линар Закиров Корбан бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле Бөгелмә мөселманнары! Барыгызны да чын күңелдән Бөек Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Корбан бәйрәме күпмилләтле халкыбызның рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора, гомумкешелек кыйммәтләрен – игелек, шәфкатьлелек, җанландыруны чагылдыра. Ул якыннар турында кайгырту күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә, гаилә традицияләренә тугрылык символлаштыра.

Гасырлар дәвамында бу бәйрәм кешеләрне якынайтуга, җәмгыятьтә игелек, шәфкатьлелек һәм үзара хөрмәт идеалларын раслауга хезмәт итә, Исламның рухи кыйммәтләренең тирәнлеген ача.

Бөгелмә муниципаль районы мөселманнары барлык традицион конфессияләр вәкилләре белән тату яшиләр, конфессияара һәм милләтара диалогны үстерүгә, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр, хәйрия, гаилә кыйммәтләрен торгызуга, экстремизмга һәм түземсезлеккә каршы торуда актив катнашалар.

Бу бәйрәм көнендә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар һәм иң изге теләкләр телим. Өйләрегездә тынычлык һәм татулык булсын!

Линар Закиров

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса