Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Линар Закиров Казанда Бөгелмәдән мобилизацияләнгән кешеләр белән очрашты

Бөгелмә муниципаль районында хәрби хезмәткәрләр гаиләләре белән эшли торган штаб төзелүен искәртте.

Узган якшәмбедә Бөгелмә мэры Линар Закиров Казанда хәрби хезмәткәрләрне җыю һәм укыту пунктларында булды. Ул өлешчә мобилизация барышында чакырылган бөгелмәлеләр белән очрашты. Хәзерге вакытта анда Бөгелмә муниципаль районыннан 200 ир-ат тора.

"Без Казан-Экспода да, танк училищесы территориясендә дә булдык. Биредә хәрбиләр хәрби палаткаларда урнашкан. Бөгелмәдән мобилизацияләнүчеләрнең кайда һәм ничек яшәгәннәрен, кайда әзерлек алуларын үзем карадым. Палаткаларда коры, җылы, егетләр мөһим әйберләр белән тәэмин ителгән", - дип сөйләде шәһәр башлыгы.

Бөгелмә муниципаль районында хәрби хезмәткәрләр гаиләләре белән эшли торган штаб төзелүен искәртте. Мәктәпләрдә балаларын бушлай тукландыру, мәдәният һәм яшьләр учреждениеләрендә спорт секцияләренә бару йөкләмәләре алынган инде. Барлык сораулар буенча туганнары 4-36-56 һәм 4-68-25 телефоннары аша мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса