Линар Закиров гражданнарны видеоэлемтә буенча кабул итте.
Коронавирус йогышы таралу куркынычы һәм гамәлдәге чикләүләр сәбәпле, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров гражданнарны видеоэлемтә буенча кабул итте.
Кабул итүгә ике кеше язылган иде. Сөйләшүдә гараж урнаштыру, шулай ук сәүдә объекты төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү мәсьәләләре күтәрелде.
Шәһәр башлыгына кабул итүгә хакимиятнең Bugulma.tatar.ru рәсми сайтында интернет-кабул итү бүлмәсе аша гариза җибәреп, шулай ук 8(855594) 4-19-10 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа