Линар Закиров «ДоброДОМ» волонтерлык хәрәкәтен 10 еллыгы белән котлады
Район башлыгы волонтер кызларга бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Атналык киңәшмәдә Линар Закиров Бөгелмәдән «ДоброДОМ» волонтерлык хәрәкәте җитәкчеләре Марина Черепанова һәм Олеся Шугаипованы оешмага нигез салынуга 10 ел тулу белән котлады. Район башлыгы волонтер кызларга бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
«ДоброДОМ» хәрәкәтенең төп максаты — ятим балаларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, шулай ук авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа