Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Линар Закиров Бөгелмә Су каналының эшен тәнкыйтьләде

Район башлыгы Линар Закиров ремонт эшләрен үткәрү вакытыннан канәгать түгел.

Узган атнада бөгелмәлеләр Югары бистәдә, Толстой урамында, шулай ук Иске Сумароково авылында салкын су белән тәэмин ителмәү проблемасына юлыкканнар.

Бу объектларда авария эшләре үткәрү турында бүген шәһәр администрациясендә атналык киңәшмәдә «Бөгелмә-Водоканал» ҖЧҖ директоры Лия Ваганова хәбәр итте.

Район башлыгы Линар Закиров ремонт эшләрен үткәрү вакытыннан канәгать түгел. Ул ресурслар белән тәэмин итүче оешма эшенә шикаятьләрнең күп булуын да билгеләп үтте.

Шәһәр башлыгы Водоканал җитәкчесенә авария хәлләре вакытында да, диспетчерлык хезмәте эшендә дә, эшне нәтиҗәле оештырырга күрсәтмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса