Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Линар Закиров «Бөгелмә йөгерүчеләренең» үтенечен үтәячәк

Бу ярыммарафон 1977 елдан башлап ел саен үткәрелә.

Район башлыгы Линар Закировка «Бөгелмә йөгерүчеләре» җәмгыяте вәкилләре мөрәҗәгать итте. Алар шәһәр традициясен яңартуны - 9 Майга багышланган җиңел атлетика эстафетасын Җиңү көнен бәйрәм итү көнендә уздыруны сорыйлар.

Шулай ук йөгерүчеләр шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итеп, Мәңгелек уттан алып Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның туган ягына кадәр тагын бер популяр йөгерешне - Бөгелмә-Сугышлыны торгызуда ярдәм итүен сорыйлар. Бу ярыммарафон 1977 елдан башлап ел саен үткәрелә.

Бүген шәһәр администрациясендә узган атналык киңәшмәдә Линар Закиров спорт һәм туризм эшләре секторы мөдиренә бөгелмәлеләрнең спорт берләшмәсе үтенечләрен үтәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса