Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Линар Закиров Бөгелмәлене 100 яшьлек юбилее белән котлады

Варвара Петровнага бүләкләр тапшырдылар һәм ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм иминлек теләделәр.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Варвара Петровна Павлованы 100 яшьлек юбилее белән котлады. Юбилярны район башлыгы белән бергә, Бөгелмә РҮХ баш табибы Александр Иванов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котладылар.

Варвара Петровнага бүләкләр тапшырдылар һәм ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм иминлек теләделәр. Ул кунаклар өчен чәй табыны оештырды һәм Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы катлаулы тормыш турында хатирәләре белән уртаклашты.

«Бу хатын-кыз алдында баш иям. Аның рух ныклыгы, позитивлыгы, чыдамлыгы, тормыш сөючәнлеге таң калдырды. Сәламәтлек озак елларга!",- диде Линар Закиров.

Варвара Петровна Оренбург өлкәсенең төньяк районы Староверовка авылында туа. Сугыш елларында Башкортстан Республикасынып Александровка авылында спирт заводында эшли. Бөгелмәдә 1949 елдан бирле яши. Пенсиягә чыкканчы район үзәк хастаханәсендә санитарка булып эшли. Варвара Петровна Павлова – Бөек Ватан сугышы инвалидының тол хатыны, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса