Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ЛИМОН: экзотик җимеш яки серле чәчәк

Лимон – гел яшел агачта үсә торган цитрус җимеш. Ул Урта диңгез, АКШ, Мексика, Аргентина, Кавказ илләре, Урта Азия һәм башка субтропиклар табигатендә үсә.

Шәһәр урамнарыннан йөргән чакта тәрәзәләргә күз салсаң, нинди генә матур гөлләр күрмисең. Орхидея дисеңме, яранмы, кактусларның да ниндие генә юк... Ә менә

Айрат Мифтаховның тәрәзә төпләрендә җылы якларда  гына үсә торган лимон агачлары үсеп утыра.  Бу серле чәчәкне үстерү серләрен белер өчен аның белән элемтәгә кердем.  Ни гаҗәп, ул бик рәхәтләнеп бәйнә-бәйнә сөйләп, аңлатып, барлык сорауларыма да җавап бирде.

 

КЕШЕ ОРГАНИЗМЫНА

ФАЙДАЛЫ ЙОГЫНТЫСЫ

Үзләренең уникаль сыйфатларына өчен ачык сары җи-мешләр күптән инде халык данын яуладылар. Лимонлы бер чынаяк чәй организмны дәртләндерә, хәлне яхшырта һәм инфекцияләргә каршы торучанлыкны арттыра.

Бу җимеш салкын тию авы-руларының профилактикасында беренчелекне алып тора. Ул иммун челтәрен ныгыта. Лимон кислотасын еш кына вируска каршы медикаментлар һәм салкын тиюдән башка чаралар комплексында кулланалар. Цитрусның шифалы сыйфатлары аның антисептик йогынтысында да чагыла.

 

ЛИМОННЫ ӨЙДӘ ҮСТЕРҮ БЕЛӘН МАВЫГАМ

Лимонны, гадәттә, кибет киштәләреннән сатып алып кулланабыз. Әмма бу файдалы цитрусны өйдә – тәрәзә төбендә бик җиңел үстереп булуын бик сирәк кешеләр белә.

– Лимоннар үстерү  белән мин 8 ел мавыгам. Үземә лимон агачы утыртканчы, китаплар, интернет аша үстерү ысулларын өйрәндем. Бу дым яратучы экзотик җимешне уңышлы үстерү өчен дөрес урын һәм килешә торган туфрак сайлау мөһим. Елның җылы вакытында бүлмәдә 18 градус чамасы, ә кышларын исә 5–8 градустан өстә булырга тиеш түгел, – дип сөйли өендә лимон үстерүче Айрат Мифтахов.

– Лимон агачы кояш нурлары көн буе нурландырган бүлмәне ярата, –  ди ул.

 

ЛИМОННЫ ИР-АТ ТӘРБИЯЛӘРГӘ ТИЕШ

Агачны бу рәвештә үстергәндә, аны боргалап торырга ки-рәк түгел. Урынын еш алыштырырга, күчерергә ярамый. Үсемлек кояш нурларының яңа почмагына бик авыр ияләшә. Нәтиҗәдә, яфракларның саргаюы, агачның үсеше тукталырга мөмкин.

– Октябрь урталарыннан ап-рель аена кадәр лимоннар тынычлык халәтенә керә. Акрынлап бүлмә җылылыгын киметергә кирәк, кискен тирбәнүләр яфракларның саргаюын һәм коелуын китереп чыгарырга мөм-кин. Кышын лимоннарны биналарда, иң якты урында тотарга киңәш итәләр. Радиатор янына урнаштыра күрмәгез, артык коры һава цитрусларга зыян сала. Минем агачларым ел дәверендә аш-су бүлмәсендә торалар, – дип искәртә Айрат Фәрзетдин улы. – Лимон үстерүнең төп кагыйдәсе: үсемлекне бары тик ир-ат кына тәрбияләргә тиеш. Су сибү цитрус  үсемлекләрнең дөрес тәрбияләнүләренең мөһим өлеше. Моны тәэмин итмичә аларны үстерү мөм-кин түгел. Су сибү адекват, оптималь булырга тиеш. Аның күләме, ешлыгы үсеш стадиясенә, лимонның төренә карап билгеләнә. Суны агачларыма, бүлмә җылылыгында, көн саен бер вакытта сибәм, өстәвенә атнасына бер тапкыр яфракларын су белән коендырам. Цитрус үсемлекләр өчен универсаль туфрак яки перлита, торф, күмер һәм дерна тигез өлешләрендә буталанган катнашма кулланам.

Лимон агачының уңышлы үсү серенең берсе вакытында күчереп утырту. Башка үсемлекләр кебек, цитрусны яз башында, көннәр җылына башлагач күчерү әйбәт. Чүлмәкләре бәләкәйләнгән үсемлекләрнең савытларын диаметрлары 1–2 сантиметрга зурракларга күчерү зарур. Яшь, интенсив үскән агачларны ел саен яңа, зур чүлмәккә утыртырга киңәш ителә. Олы агачларны 2–3 елга бер күчерү дә җитә.

АШЛАМА СИБҮ

Лимоннар сәламәт үссен, чәчәк атсын, җиләк-җимеш китерсен өчен, агачларны тукландыруны системалы рәвештә башкарырга кирәк. Чүлмәктә үстерелгән лимон тамырлары чикләнгән күләмдә туфрак, алардан туклыклы матдәләр һәм микроэлементлар ала, еш кына туфрак алыштыру мәгънәсез һәм уңайсыз.

– Чүлмәктә бу үсемлекләрне ашламасыз уңышлы үстерү мөмкин түгел, шуңа күрә аны өй шартларында ничек ашларга кирәклеген белү мөһим. Су сипкәндә, туфракта булган файдалы матдәләр юылалар, шуңа күрә аны систематик рәвештә ашлама белән тукландырам мин. Лимон азот ярата торган үсемлек. Шуңа күрә азот, фосфор һәм калий кушылган ашламаларны ай саен кулланам. Тимер, цинк, марганецны ярты елга бер тапкыр сибәм. Кибетләрдә бу матдәләр аерым һәм катнаш рәвештә дә бар. Аерым алган очракта азотны 2 өлеш, фосфор белән калийны 1әр өлеш буталап сибәсең, – дип искәртә Айрат Мифтахов.

 

КИСҮ

Лимон агачын формалаштыруны үсемлекнең яшь чагында ук башларга киңәш ителә. Кисү ярдәмендә үсемлекләргә теләгән форманы бирәләр. Моны озын кәүсәле агачта эшләү бик җиңел.

– Кырыйларда үсә торган барлык ботакларны юк итәргә. Агач тиеш зурлыкта үскәч, яшь үсентеләрне кисеп торырга киңәш итәләр. Мин исә, артык кисергә тырышмыйм. Бары коры һәм бер-беренә комачаулап үскән ботакларын гына юк итәм, – дип уртаклаша тәҗрибәсе белән әңгәмәдәшебез. –  Кискән ботак-ларны тамыр җибәрттереп, яңа лимон агачлары үстерәм. Кайбер тәҗрибәле кешеләр лимонны төш ярдәмендә үрчетәләр. Андый очракта үсем-лекләү (прививание) зарур.

 

ЧӘЧӘК АТУ

Кагыйдә буларак, өй лимоны яз башында чәчәк ата башлый. Үсемлек матур ак чәчәкләр чыгара, һәр ботакка 5–7 данә туры килә. Чәчәк бөреләре бер-ике ай дәверендә ачылалар, бу вакытта бинада 15–20 градустан җылы булмаска тиеш. Беренче чәчкәсен атканда агачта 20 яфрактан да ким булмаска һәм 10–15 чәчәктән артмаска тиеш.

– Чәчәкләр ачылып беткәч, өйдә һуш исләр тарала. Лимон чәчәккә бөреләнгәннән алып, лимонның җимеше өлгергәнче төгәл 9 ай үтә. Бу вакытта агачка органик һәм минераль ашла-малар тиешенчә сибелү, чүлмәк-

не урыныннан күчермәү һәм сквозняклар ясамау мөһим. Үстергән үсемлекләрегез җаныгызга тынычлык, күңелләрегезгә канәгатьләнү китерсен-нәр, – дип төгәлли әңгәмәбезне цитрус үсемлекләр үрчетергә яратучы Айрат Фәрзетдин улы Мифтахов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса