Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лилия Галимова: Татарстан даруханәләрендә ажиотаж тына

Дару препаратлары белән тәэмин итү мәсьәләсен ТР Президенты шәхсән үзе контрольдә тота.

Татарстан даруханәләрендә ажиотаж кими. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган атналык брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Хәзер, чыннан да, хәлләр тотрыклылана. Шуңа да карамастан, кайбер урыннарда препаратларга сорау бар", - дип билгеләп үтте Галимова.

Аның сүзләренә караганда, медицина учреждениеләрен һәм даруханә челтәрләрен дару белән тәэмин итү мәсьәләсе бүгенге көнгә кадәр ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә тора. Күптән түгел узган утырышта Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб республиканың барлык районнарын конкрет препаратларны рецептлар буенча гына бирергә чакырды.

Моннан тыш, Галимова татарстанлыларга үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнмәскә, кирәкмәгән даруларны сатып алырга һәм аларны профилактик максатларда үзбелдек белән кулланырга кирәкмәгәнлеген искә төшерде. Медицина учреждениеләрендә коронавирусны дәвалау өчен дару препаратлары бар, дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса