Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җәлил варислары

15 февраль, бөек шагыйребез Муса Җәлил туган көне уңаеннан, Карабаш бистәсендә “III Җәлил укулары” бәйгесе үткәрелде.

Шигырь бәйрәмендә сөйләм үсеме һәм нәфис сүз белән кызыксынучы, шигъри сүзнең матурлыгын һәм аһәнен тоя белүләрен ачык күрсәтүче

41 бала катнашты. Иң яшь катнашучыга 4 яшь булса, өлкәненә 70 яшь иде.

Мәдәният йорты сәхнәсе балкып торды. Марат Мирзахметов “Сандугач” җырын акапельно башкарып, барлык тамашачыны да таң калдырды. Бәйге ахырында җюри әгъзалары, Гөлнур Рәис кызы Хисамова, Румия Әбузәр кызы Хафизова, Рәсимә Габделхак кызы Халикова, Дания Әмир кызы Рәупова, сәхнәгә чыккан һәрбер конкурсантка бәйрәм истәлеге итеп диплом һәм бүләкләр тапшырдылар.

Бу – вакыйгаларга бай көн һәрбер килгән тамашачының, әти-әнинең, тәрбиячеләрнең, укытучыларның күңелендә озак сакланыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса