Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лейпцигта дөньядагы иң зур самолет янган

Аэропортта дөньядагы иң зур «Мрия» Ан-225 «Мрия» транспорт самолетының двигателенә ут капкан, дип хәбәр итә Sachsen Fernsehen басмасы. Янгынны сүндерү өчен 9 янгын сүндерү машинасы чакырылган. 15 минуттан ялкын сүндерелгән. Ут кабар алдыннан самолет Чилига очыш ясарга тиеш булган. Дөньядагы иң зур транспорт самолеты 1988 елда Киев механика заводында проектлаштырылган...

Аэропортта дөньядагы иң зур «Мрия» Ан-225 «Мрия» транспорт самолетының двигателенә ут капкан, дип хәбәр итә Sachsen Fernsehen басмасы.

Янгынны сүндерү өчен 9 янгын сүндерү машинасы чакырылган. 15 минуттан ялкын сүндерелгән. Ут кабар алдыннан самолет Чилига очыш ясарга тиеш булган.

Дөньядагы иң зур транспорт самолеты 1988 елда Киев механика заводында проектлаштырылган һәм төзелгән. «Мрия» Ан-225 Украинаның Antonov Airlines компаниясе самолеты.

Украин теленнән самолет рус теленә "Хыял" («Мечта») дип тәрҗемә ителә.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса