Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лениногорскидан Илдар Мостафин Татарстанда көллият студентлары арасында иң яхшысы дип танылды

Җиңүче ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов кулыннан бүләк алды.

27 октябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татарстан Республикасы ел казанышы – 2019» еллык республика премиясен тапшырдылар.

Яшь активистлар – көллият студентлары, фәнни, мәдәни, ирекле, спорт юнәлешендәге яшьләр һәм башкалар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде. Конкурсның Гран-приын ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов тапшырды.

«Залда утыручыларны котлыйм: сез барыгыз да – җиңүчеләр, чөнки конкурста катнаштыгыз, эшләдегез һәм үз максатыгызга ирештегез. Вакыт узу белән аңлыйсыздыр, болар барысы да юкка гына булмады: катнашу танышу, тәҗрибә алып килде, һәм бу, һичшиксез, киләчәктә дә кирәк булачак. Сез  алган белем хәзер бик кирәк, һәм, бәлки, даими үзгәреп торучы дөньяда сез, һөнәрегезгә күрә, яшьтәшләрегездән алдарак атлый алырсыз” –  дип билгеләп үтте Фәттахов.

Җиңүче һәм Гран-прига Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте студенты Илдар Мостафин лаек булды.

Бүләкләү тантанасын сәламләү һәм котлау сүзләре белән ТР Студентлар Лигасы Президенты вазифаларын башкаручы Руфат Кыямов ачып җибәрде.

"Дуслар, премия нәтиҗәләре, чыннан да, искиткеч. Хәзер бездә инде 400дән артык катнашучы бар. Киләсе елда без «Ел казанышы " юбилей премиясен уздырачакбыз. Әлбәттә, болар барысы да яңа лидерлар, яңа җиңүчеләр  булганга күрә. Шуңа күрә, дуслар, алга!"   диде Кыямов.

Премияне оештыручыларның максаты – урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучы талантлы студентларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү.

Премияне гамәлгә куючылар: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, һөнәри белем бирү оешмалары директорлары советы, Һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча советы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

https://minmol.tatarstan.ru/index.htm/news/1856201.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X