Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лениногорскида чыккан янгында коткаручылар газ баллонын шартлаудан саклап калган

Беренчел фаразлар буенча, ут электр җиһазларын монтажлауны дөрес башкармау аркасында килеп чыккан.

ениногорскида чыккан янгын вакытында коткаручылар газ баллонын шартлаудан саклап калган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке алтынчы яртыда Лениногорскиның Киров урамында бер участокта шәхси йорт, гараж һәм мунча янган.

Янгын сүндерүчеләр пропанлы баллонны шартлаудан саклап калган. Алар газ баллонын алып чыккан һәм суыткан.

Янгын мәйданы 150 квадрат метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.

Беренчел фараз буенча, ут электр җиһазларын монтажлауны дөрес башкармау аркасында килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса