Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Лена МИҢНУЛЛИНА, Бөгелмә муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе

Хөрмәтле Руслан Сиринович! Хөрмәтле "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре, журналистлар!


Бөгелмә муниципаль районы мәдәният бүлеге hәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләре сезне ихлас күңелдән бәйрәмегез белән котлый. 25 ел - матур юбилей ул. Гомер яшәлгән еллар саны белән генә исәпләнми, ә бәлки кичергән хис-тойгылар, үткән юллар, табыш-ачышлар белән дә бәяләнә. "Пресса - дүртенче хакимият" диләр. Бер үк вакытта газета - халыкның фикерен җиткерүче трибуна да ул. Нәкъ менә укучыларның хатлары, урыннардан алынган хәбәрләр газетаны эчтәлекле, мәгънәле итә, замандашлар арасында фикер алышуга этәрә. Бүген "Бөгелмә авазы" газетасы рухи һәм физик матурлык дөньясында - халкыбызны, аеруча яшьләрне әйдәп баручыларның алдынгы сафында.Бәйрәмегез уңаеннан Сезгә һәм сезнең хезмәттәшләрегезгә иң изге теләкләребезне телибез: укучыларыгыз саны елдан-ел арта торсын, газетагыз тагын да кызыклырак чыксын.Саулык-сәламәтлек, иминлек, шатлык, уңышлар теләп, олы хөрмәт белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса