Үлем белән “сату итүчеләр” турында 189 хәбәр килгән
Хәтерләсәгез, агымдагы елның ноябрь аенда Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" акциясенең икенче этабына старт бирелгән иде. Шушы көннәрдә аңа нәтиҗәләр ясалды.
Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, әлеге акция барышында "ышаныч телефоннары"на республика халкыннан барлыгы 189 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Татарстанлылар наркотик сату һәм тарату белән шөгыльләнүчеләр, әфьюн кулланучылар турында аеруча еш хәбәр иткән. Нәтиҗәдә, хокук сакчылары әлеге шикаятьләр нигезендә 30дан артык җинаять эше ачкан, административ хокук бозулар турында барлыгы 49 протокол төзелгән.
- Әлеге мөрәҗәгатьләрнең аеруча мөһимнәренә килгәндә, Чаллыда гомер итүчеләр үз подъездларындагы фатирларның берсендә наркопритон оештырылуы турында хәбәр итте. Янәсе, яшь кенә кыз һәм аның белән яшәүче ир наркотик әзерләп, аны сатып һәм кулланып "көн күрә" икән. Хокук сакчылары бу мәгълүматның дөреслеккә туры килүен ачыклады. Алар, чыннан да, фатирларында наркотик әзерләү белән шөгыльләнгән икән. Җинаятьчеләр кулга алынды. Алар 7 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин, - дип хәбәр итәләр Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең матбугат хезмәтендә. "Ышаныч телефоны"на килгән мөрәҗәгатьләр арасында наркоманнарны дәвалау һәм тернәкләндерү турында сорашып мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый булган. Мондый шалтыратулар барча хәбәрләрнең 58 процентын тәшкил иткән. "Белгечләр белән аралашканнан соң, 11 наркотик кулланучы махсус дәвалау курслары узарга теләүләре турында белдерде. Араларында Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзәндә яшәүчеләр дә бар", - дип хәбәр итәләр җаваплы идарәчелекнең матбугат хезмәтендә. Шунысын да билгеләп үтәбез: акциянең беренче этабы барышында халыктан килгән мөрәҗәгатьләр саны күбрәк булган һәм барлыгы 314 хәбәр тәшкил иткән иде. Наркоҗинаятьләрнең күбесе турында Казан, Чаллы һәм Түбән Камада гомер итүчеләр хәбәр итте. Шалтыратучыларның 48 проценты киңәш сорап шалтыратканлыгы мәгълүм.
Гомумән алганда, татарстанлылар наркотик тарату, саклау һәм куллану белән бәйле мәгълүматны теләсә-кайсы вакытта калдыра ала. Моның өчен түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк:
Бөгелмә - (85594) 4-22-50;
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа