Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ларионова: Илнең дәүләт сәясәтендә гаиләнең өстенлеге - иң дөрес карар

Россиянең Төп законына кертелүче төзәтмәләр гаиләне, гаилә кыйммәтләрен һәм балачакны яклауга тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Россия Конституциясендә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре һәм балачак мәсьәләләрен беркетү аерылышулар артуга һәм туучылар саны кимүгә каршы көрәштә мөһим адым булып тора. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына шундый фикере белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова уртаклашты.

"Безне Россия буенча аерылышулар арту, туучылар санының кимүе, халыкның аз гомер озынлыгы белән бәйле уртак проблемалар борчымый кала алмый. Шуңа бәйле рәвештә, бүген гаилә, гаилә кыйммәтләре институты мәсьәләләре закон тарафыннан ныгытыла, миңа калса, чыннан да бик мөһим. Гаиләнең һәм балаларның илебезнең дәүләт сәясәтендә өстенлеге - иң дөрес карар», - дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

Ларионова шулай ук илнең Төп законында яшьләр сәясәтен беркетүнең мөһимлеген билгеләп үтте, Татарстанда беренче тапкыр Яшьләр эшләре буенча министрлык төзелүен искәртте, бу юнәлеш буенча аерым алымның әһәмиятен һәм бәхәссезлеген аңлап.

«Әлбәттә, яшьләр сәясәтен ныгыту - бөтен ил территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда бердәм алым формалаштыру һәм җайга салуга гаять мөһим адым», - дип йомгаклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса