Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лаләләр дә, акча да юк

Бөгелмәлеләрне Интернетта чәчәкләр сатып алырга маташканда алдаганнар.

Кизү частена җирле 25 яшьлек кеше мошенниклык гамәлләре турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул социаль челтәрдә бөтен Россия буенча чәчәкләр сата торган төркем рекламасын тапканын сөйләгән. Ул лаләләр китерүгә заказ бирергә булган. Сатучы карта номерын җибәргәч, бөгелмәле анда 3 500 сум акча күчергән. Билгеләнгән вакытта заказ бирел-мәгәч, сатучы элемтәгә керүдән туктаган. Ир ул вакытта полициягә мөрәҗәгать иткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенең сорау алу бүлегендә РФ Җинаятьләр Кодексының 159нчы маддәсе, 1нче өлеше буенча “Мошенниклык” эше кузгатылган. Маддә санкциясе

3 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса