Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Һәлакәтләр саны арту сәбәпле, Татарстан инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә.

Ике айда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 юл һәлакәте булган.

Юл һәлакәтләре саны арту сәбәпле, Татарстан ЮХИДИ инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ике айда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 һәлакәт булган. Аларда 31 кеше имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны алты тапкыр арткан», — дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Севрикеев.

Һәлакәтләр килеп чыгуга йөртүчеләрнең тизлек арттыруы, юл чатында йөрү кагыйдәләрен бозу, дистанция сакламау яки ватык автобусларда юлга чыгуы сәбәп булган.

Пассажирларны йөртү буенча иминлекне арттыру һәм авария очракларын кисәтү өчен 16-31 мартта республикада «Автобус» профилактика чарасы уза.

Автоинспекторлар рейс алдыннан техник һәм медицина контроле таләпләре үтәлешен, тахографларның булуын һәм төзеклеген, йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын, шулай ук тизлек режимын үтәүләрен тикшерәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса