Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кышкы юл корбаннары

Үлем очрагы 17 февральдә Казан-Оренбург трассасында булган.

Төмән өлкәсендә яшәүче 48 яшьлек ир-ат Азнакай ягыннан Лениногорск ягына “Тойота Королла” автомобиле руле артында барган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, юллар киселешендә, икенче трасса буенча хәрәкәт иткән ир сулдан төп юлга якынлашучы транспорт чарасына өстенлек бирмәгән. Нәтиҗәдә, “Тойота Вольво” йөк автомобиле белән бәрелешкән. Җиңел машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урынында вафат булган. Транспорт чаралары механик зыян күргән. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Февральнең икенче яртысында трассада тагын берничә авария булган. “Фиат Пунто” һәм “Мазда 3” юлны бүлешә алмаганнар. Юл-транспорт фаҗигасе Бөгелмә – Уральск ав-

томобиль юлының 22нче чакрымында теркәлгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, шоферларның берсе тәкъдим ителгән тизлекне сайламаган, юл, метеорологик шартларны исәпкә алмаган һәм каршы як полосага чыккан. Ике машина йөртүчене һәм сигез яшьлек “Фиат” пассажирын Үзәк хастаханәгә китергәннәр. Өлкән кешеләрнең берсенә госпитализация кирәк булган, башка зыян күрүчеләрне медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өйләренә озатканнар.

Ефановка авылы янында “Газель” йөк автомобиле һәм “Шкода” җиңел чит ил машинасы бәрелешкән. Бәрелү шулкадәр көчле булган ки, транспорт чаралары юл читендә калган. Җиңел машинаның кузовы нык зыян күргән: уң ягы җимерелгән, алгы тәрәзәнең пыяласы ватылган һәм капоты өзелгән. Шаһитлар сүзләренә караганда, авариядә катнашучыларның берсен хас-таханәгә алып киткәннәр.

МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘРНЕҢ ГАЕБЕ

ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, 2022 елда районыбызда 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда барлык күрсәткечләр дә арткан.

Барыннан да күбрәк транспорт чаралары үз ара бәрелү очрак-лары булган. Ике һәлакәт – авто һәм җәяүлеләр катнашында. Шуларның берсе – Ленин урамындагы 47“А” йортыянында, икенчесе – Совет һәм Оршан урамнары киселешендә көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә. Һәлакәтләрнең сәбәбе – җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозу.

– Аварияләрдә ешрак машина йөртүчеләр гаепле. Светофор сигналларын, юл йөрү чираты, юл хәрәкәте полосасына һәм җәяүлеләр юлына  чыгу кагыйдәләрен бозу очраклары да бар, – дип хәбәр итә Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина. – 16 яшькә кадәрге балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда ике бала-пассажир зыян күрде.

Юл сыйфатлары яраксызлыгы аркасында ике һәлакәт теркәл-гән. Аларның өлеше гомуми саннан 25 процент тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса