Кышкы каникулда 13 мең бала лагерьләрдә ял итә
Быел кышкы каникуллар чорында Татарстандагы мәктәп яны лагерьләрендә 13 меңнән күбрәк бала ял итә, район һәм шәһәрләрдә барлыгы 300ләп лагерь оештырылган, дип хәбәр итә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.
Шулай ук бу көннәрдә республиканың "Костер" үзәгендә "Галстуклы ил" балалар хәрәкәте активистлары - 160 бала ялга җыелды. Моннан тыш 8 мең бала каникул дип тормастан, Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этапларына әзерләнү өчен укыту-күнекмә җыеннарында катнаша. Яңа ел ялларында республиканың өстәмә белем бирү учреждениеләре дә гадәттәгечә режимда эшли. 2-9 гыйнварда Татарстандагы 1300 мәктәп укучысы Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзүче Мария Киселева тәкъдим иткән "Төшләр иле" Яңа ел бәйрәме шоуын тамаша кыла алачак, бу - Татарстан Президентының аларга бүләге. Әлеге шоуга Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы да яшьләр оешмалары активистларына һәм спорт алдынгыларына - барлыгы 1,5 мең балага һәм яшүсмергә билетлар тараткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа