Кышкы каникул 28 декабрьдә башлана
Татарстанда мәктәп укучыларының 28 декабрьдә кышкы каникуллары башлана. Яллар 10 гыйнварга кадәр дәвам итә.
Каникул вакытында мәктәп укучылары төрле бәйрәм чараларында катнаша ала. Бәйрәм чаралары инде каникулга кадәр үк башлана. Әйтик, 25 декабрьдә Казанның "Татнефть-Арена" боз сараенда республиканың 3 меңләп укучысы өчен Чыршы бәйрәме уза. 26 декабрьдә Татарстанның 106 мәктәп укучысы Мәскәүдә Президентның чыршы бәйрәмендә катнаша. Каникул вакытында Татарстанның 13 меңләп укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итә ала. Алар муниципалитетларда 28 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр эшли. Исегезгә төшерәбез, Казанда кышкы мәктәп яны лагерьлары эшләми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia