Кыңгыраулы мәктәп еллары
5 октябрьдә ел саен илебездә зурлап Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бу чорларда һәркем үзенең онытылмас мәктәп елларын, яраткан укытучыларын искә төшерми калмыйдыр, мөгаен. Минем бу язмам да узган гасырның 50нче елларында белем дөньясына тәү кат аяк атлап кергән вакытны искә алып язылды, 9нчы урта мәктәпкә һәм андагы педагоглар коллективына багышлана.
Безнең мәктәп СУ-2 микрорайонындагы баракта урнашкан иде. 1954 елда ул Кызыл Армия урамындагы яңа бинага күченде. Бик яраттык без яңа мәктәпне: тәмле буяу исләре аңкып тора, сыйныф бүлмәләре иркен, якты, парталар да өр-яңа, заманына күрә бик уңайлы санузелы үзендә (иске бинада бөтен “уңайлыклар” урамда иде).
Ә мәктәптә шулай да иң мөһиме – укытучылар. Укытучыбыз Анна Иннокентьевна Шаталованы (рәсемдә), аның география дәресләрен искиткеч мавыктыргыч итеп үткәргән чакларын еш искә алам. Ул фәннән гел “5”легә укыдым мин. Свердловск педагогия институтын тәмамлагач, шул елларда Уралда хәрби хезмәттә булган чакта танышкан Бөгелмә егетенә кияүгә чыга ул. Шулай итеп, язмышын Бөгелмә мәктәпләре белән бәйли. Мәктәптәге бер генә вакыйга да аның катнашыннан башка узмады. Бөтен җиргә өлгерә торган иде ул. Өч бала үстерделәр, алар, өй эшләрендә булышып, бала чактан ук мөстәкыйль булып үстеләр. Мәктәптә директорлар еш алышынып торды, ә менә завуч Анна Иннокентьевна һәрвакыт урынында булды. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, озак вакытлар әле коллективка балалар тәрбияләү эшендә зур ярдәм күрсәтте. Класс сәгатьләре, линейкалар уздыра иде, мәктәп музеендагы эшләрне һич авырсынмыйча, киресенчә, бик яратып алып барды.
Үзебезнең беренче директорыбыз Афанасий Павлович Петряевны зур хөрмәт белән искә алам. 1952 елда ул Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый һәм эшкә Бөгелмәгә юллама ала. Үзе эшләячәк мәктәпкә килеп төшкәч, укыту эшләре буенча урынбасары – завучның да үзе кебек япь-яшь укытучы икәнен күреп, шакката ул. (Анна Иннокетьевна Шаталова турында сүз бара).
Ә без, яңа мәктәпнең беренче укучылары, директорыбыз, завучыбыз җитәкчелегендә мәктәп территориясендә, аннары шәһәрнең Карл Маркс, Фридрих Энгельс урамнарында тополь-тирәк агачлары утырттык. Бүген дә шаулап үсеп утыра торган бу агачларга хәзер инде алтмыш елдан артык...
Башлангыч сыйныф укытучысы Ефросинья Яковлевна Борисова, биолог Зинаида Дмитриевна Потапова исемнәре дә хәтерләргә тирән уелган. Алар да, укучылар белән бергәләп, мәктәпнең ямьле табигать кочагындагыдай балкып утыруына зур өлеш керткән укытучылар: шулай ук топольләр утырттылар, алар тырышлыгы белән куаклар, чәчәкләр гөрләп үсеп китте, яшел чирәмлекләр барлыкка килде. Шул ук елларда мәктәп теплицасы эшли башлады. Кыш көннәрендә анда яшел суган кыяклары, кыяр, хәтта лалә чәчәкләре үстерәләр иде, ә язга чыккач – помидор, кәбестә кәлшәләре, чәчәкләр үсентеләре... Соңрак иске рус зираты янында мәктәпнең зур яшелчә бакчасы булдырылды. Төп авырлык, билгеле, биология укытучысы Зинаида Дмитриевна җилкәсенә төште. Аның егерме биш ел гомере мәктәптә әнә шундый мәшәкатьләр, борчулар белән сизелми дә үтеп киткән...
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Николаевна һәм аның ире – химия укытучысы Борис Семёнович Сушковларны онытырга мөмкинме соң? Хезмәт дәресләре (“Производство нигезләре”) укытучысы Юрий Николаевич Басос та үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, укучыларын да техника белән мавыктыра белгән, бик күпләрне мотороллерда йөрергә өйрәткән кеше. Авылларга экскурсияләр, табигатькә походлар, пионер чакта учак янында төн уздырулар, анда җырланган җырлар, гомер буе онытылмаслык матур хатирәләр булып истә саклана.
Күптән түгел 9нчы мәктәп директоры Анна Владимировна Әминева мәктәпнең тарих-туган якны өйрәнү музее турында сөйләргә ризалашты. Бу музей 1972 елда тарих укытучысы Нина Александровна Серебрякова тарафыннан оештырылган. Анда Бөек Октябрь Социалистик революциясе чорыннан ук башлап, туган як тарихына багышланган экспозицияләр бик күп. Гражданнар сугышы чорындагы легендар полководец Василий Чапаев турындагы экспозицияләр балаларның һәм музейны карарга килгән кешеләрнең игътибарын бигрәк тә җәлеп итә. Аның бюсты да урнаштырылган, фотосурәтләр, 1919 елда кызылармиячеләрнең Бөгелмә өчен алып барган сугышлары, Колчак кулындагы Уфага походлары турында бай материал бар. Төбәктә бик авыр узган күмәкләштерү еллары, Бөгелмәдә комсомол оешмасы барлыкка килү, Совет власте урнаштыру өчен барган көрәш турында да документлар саклана анда.
Төп экспозицияләрнең берсе – Бөек Ватан сугышы темасына багышланганы аерым урын алып тора.
Әфган сугышы тарихы фотографияләр, хатлар, документлар рәвешендә музейда аерым тәкъдим ителә. Мәктәп бинасы диварында шулай ук сугышчан машина командиры, гвардия кече сержанты Леонид Горбунов истәлегенә багышланган мемориаль такта да куелган. Каһарман якташыбыз сугышчан биремне үтәгәндә зур батырлык үрнәге күрсәтә. Ул сугышта һәлак була, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Музейдагы экспозицияләр әле дә яңа экспонатлар белән тулыландырыла тора. Биредә балаларда туган илгә мәхәббәт, кыюлык, намуслылык тәрбияләү эшенә зур игътибар бирелә.
Мәктәбемә, андагы музейга килгән саен, мин үземнең биредә укыган, бүгенгәчә кадерле тоелган шушы стеналар арасында уздырган елларымны тирән дулкынлану хисләре белән искә алам. Укучылар каршында чыгыш ясаганда, ил тарихына кагылышлы вакыйгаларны гына сөйләп калмыйм, үземнең бала чагымны да бәян итәм.
Бөгелмәдә туганмын мин, 1943 ел – Бөек ватан сугышының иң кызган чорлары. Ил авыр хәлдә, шуңа күрә безнең бала чак та бик авыр чор булып истә калган. 1953 елның 5 марты аеруча истә калган. Мәктәпкә килеп керсәм (ул чакта, әйткәнемчә, баракта укый идек әле), укытучылар елый, балалар елый, аларга кушылып, мин дә елап җибәрдем – Сталин үлгән икән. Юлбашчының үлеме бөтен илне берничә көн дәвамында күз яшьләре белән елатты. Тимер юл станциясендә сузып-сузып паровозлар “елый”, һәр җирдә коточкыч шомлы тавыш. Бөтен шәһәр биналарында – матәм әләмнәре...
1961 елда мине – актив комсомолецны Себергә, 550 километр озынлыктагы Ивдель – Обь тимер юлы төзелешенә җибәрделәр. Безнең поездны комсомолның өлкә комитеты җитәкчеләре үзе озатып калды.
Шул ук 60нчы еллар башында Кондин районының Шаим авылы янында Төмән нефтенең беренче ятмалары мәгълүм булды, мин ул вакытта “МАЗ” үзбушаткычында эшли идем, йөк ташыдым (монысы – сөйләшү өчен үзе бер аерым тема әле аның).
Өч ел армиядә – стратегия максатындагы ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Аннары комсомол өлкә комитеты юлламасы белән милиция органнарына кердем. СССР Эчке эшләр министрлыгының Горький хәрби мәктәбен тәмамладым. 30 елга якын гомеремне оператив эшкә багышладым. Ике ел Әфганстанда “Кобальт” разведкалау махсус подразделениесендә хезмәт иттем. Сугышчы-интернационалистлар арасында дусларым бик күп.
Сүземне төгәлләп, тагын туган мәктәбемә “кайтам”. Мәктәпнең бүгенге педагогик коллективы да зур, дус һәм тату. Озак еллар инде шунда эшләүче тәҗрибәле мөгаллимәләрдән башлангыч сыйныф укытучылары Н. Михайлова, И. Симдянова, С. Перовская, директор урынбасары һәм рус теле, әдәбияты укытучысы И. Назарова, инглиз теле укытучысы Э. Закирова һәм башкалар әле дә булса балаларга белем һәм тәрбия бирүләрен дәвам итәләр, аларда кешелекнең иң яхшы сыйфатларын тәрбиялиләр.
Владимир ПАРШИН,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге
ветераннар советы рәисе.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia