Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Куйбышев тимер юлының Урыссу станциясендә ЭЦ посты бинасында янгын-тактик өйрәнүләр узды.

Өйрәнүләрдә Бөгелмә станциясенең 7 кешелек янгын поезды, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы Баш идарәсенең янгынга каршы федераль хезмәтенең 11 янгын сүндерү һәм коткару отрядының 42нче бүлекчәсе, тимер юлның ирекле янгын дружинасы әгъзалары катнашты.

Өйрәнүләргә Куйбышев тимер юлы Ульяновск филиалының ведомство сакчылык отряды башлыгы Плешачков М. Е һәм Куйбышев тимер юлының баш инженеры урынбасары Яруллин Р. Ф. җитәкчелек иттеләр.
     Өйрәнүләр планы буенча, ЭЦ посты бинасында эретеп ябыштыру эшләрен башкарганда, 1нче каттагы бер бинада шартлы рәвештә  янгын чыккан. Янгын коридор буенча башка бүлмәләргә дә таралырга мөмкин: электр бирүне туктату щиты, үзәк сигнализация һәм блокировка механиклары бүлмәләре, аккумулятор, вентилятор бүлмәләре, шулай ук кабельле каналлар буенча икенче каттагы бүлмәгә китү ихтималы да бар. 
    Шартлы янгынга 42 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең 2нче бүлекчәсе янгын сүндерүчеләре килде. Янгын-коткару бүлеге  башлыгы разведка үткәрде һәм тиешле күрсәтмәләр бирде.
    Янгын сүндерүгә янгын поезды килә. Урыссу станциясенең электр үзәкләштерү посты янында сугышчан әзерлек  үткәрелә. Янгын поездының янгын сүндерүчеләре бина-бүлмәләрне уттан саклап калалар, ә хезмәт күрсәтүче персоналны һәм матди кыйммәтләрне эвакуациялиләр.
    Янгын буйсындырыла.Хәзер инде утның таралу куркынычы юк. Әлеге операциядә катнашучылар барысы да югары дәрәҗәдә оперативлык һәм хәрәкәтләрнең көйләнгән, үзара ярашып башкарылган булуын күрсәттеләр. 
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы территориаль бүлекчәләре һәм "Россия тимер юллары" ААҖ хезмәтләре белән уртак өйрәнүләр нәтиҗәсендә,   Бөгелмә станциясе янгын сүндерү поездының янгыннарны бетерүгә әзер булуы һәм куелган бурычны бик яхшы башкаруы ачыкланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса