Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Куркынычсызлык каешы гомерне коткара

“Татнефть” төркеме хезмәткәрләре өчен бүген автомобильгә утыргач та, иминлек каешларын эләктерерү гадәткә. Чөнки юл-транспорт һәлакәтләре булган очракта, алар авыр җәрәхәтләрне киметү генә түгел, ә кешенең гомерен саклап калырга да мөмкин

Транспортта йөргәндә иминлек каешы пассажирны һәм машина йөртүчене яклау чарасы булып тора, һәм компаниядә аларны куллануга җитди игътибар бирәләр. Башкарма аппаратның транспорт бүлеге даими рәвештә юлларда тикшерүләр оештыра, УПЭБиОТ, матбугат хезмәте хезмәткәрләре катнашында аларны куллану буенча рейдлар үткәрә. Чара мондый төрдәге хокук бозуларның нульгә якын булуына ярдәм итә –  ә бу Татнефтькомпаниясе омтыла торган максат.

3 июльдә Казан — Оренбург трассасы буенча хәрәкәт иткән БМЗ вахта автобусының барлык пассажирлары куркынычсызлык каешлары белән эләктерелгән. Тыныч кына барган җирдән, көтмәгәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозып, зур тизлек белән каршы як юлга шәхси автомобиль чыкты һәм автобус белән бәрелеште. Юл-транспорт һәлакәтенә бәйле хәлләрдә теркәлгәнчә, ПАЗ шоферы, автомобильнең “очып” килүен күргәч тә, автобусны туктатыр дәрәҗәдә тизлекне киметсә дә, бәрелештән котылып кала алмады.

Әгәр пассажирлар һәм машина йөртүче куркынычсызлык каешларын эләктермәсә, төрле тән җәрәхәтләре алу котылгысыз булачак иде.

Эльвира Гатауллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса