Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кулларың һәрчак чиста булсын

Корней Чуковскийның "Мойдодыр"ы исегездәме, дуслар? Әле кайчан гына аның мультфильмын да бик яратып карый идек. Юынгычның усал итеп чисталык таләп итүе юкка түгел, ул шулай балаларны битләрен, кулларын юарга өйрәтә, һәрвакыт чиста-пөхтә йөрергә өнди. Совет чорында еш күрсәтелә торган мультфильм гына түгел, ашханәләргә эленгән "Ашар алдыннан кулыңны ю!" дигән плакатлар...

Корней Чуковскийның "Мойдодыр"ы исегездәме, дуслар? Әле кайчан гына аның мультфильмын да бик яратып карый идек. Юынгычның усал итеп чисталык таләп итүе юкка түгел, ул шулай балаларны битләрен, кулларын юарга өйрәтә, һәрвакыт чиста-пөхтә йөрергә өнди. Совет чорында еш күрсәтелә торган мультфильм гына түгел, ашханәләргә эленгән "Ашар алдыннан кулыңны ю!" дигән плакатлар да кулларның чиста булуын таләп итә иде. Хәзер кафе, рестораннарда гына түгел, мәктәп ашханәләрендә дә андый плакатлар юк инде. Ашар алдыннан кулны юуны һәркемнең үз эше дип саныйлар. Тәрбияле, чисталык яратучы кешеләр аны таләп итмәсәң дә юа, шапшаклар исә үзләрен "миңа зараза йокмый" дип аклый. Кызганычка каршы, бүгенге тормышта кулларны юмау проблемасы, дөнья масштабында караганда, коточкыч нәтиҗәләргә китерә. Бу хакта Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күптәннән чаң суга.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының балалар фонды 15 октябрьне Бөтендөнья кул юу көне буларак игълан итә. Ул беренче тапкыр 2008 елда, БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Санитария елы кысаларында үтә.

Холера, вируслы пневмония, гепатит, грипп һәм ОРВИ кебек йогышлы чирләрне китереп чыгаручылар кеше организмына нәкъ менә юылмаган куллар аша эләгә дә инде. "Пычрак куллар" Азия һәм Африка кебек илләрдә күпләп балалар үлүенең төп сәбәпләренең берсе булып тора. ЮНИСЕФ мәгълүматы буенча, эч китүдән, аны "пычрак куллар чире" дип тә йөртәләр, көненә 5 мең бала үлә. Әгәр ашар алдыннан, туалеттан чыккач, кулларын юарга гадәтләнсәләр, бу балаларның яртысын булса да саклап калырга мөмкин булыр иде. Шулай ук конъюнктивит, кычыну, төрле йогышлы авырулар да пычрак куллар аша балалар арасында берсеннән-берсенә күчеп йөри.

Менә шуңа да гадәти генә кул юу процедурасы меңләгән баланың гомерен саклап калырга мөмкин. Вакытында кулны юарга өйрәнү организмга төрле вируслар, микроблар йогудан гына саклап калмый, тормышыбызны рәхәт тә, хәвефсез дә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса