Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кулинария эшләре остасы

Хәбәрчебез яшь белгеч белән очрашты һәм аның эшче һөнәренә ничек килүен, дәрәҗәле конкурста һәм җирле ресторанда эшләвен белде.

ӘНИСЕ ҮРНӘК БУЛГАН

Айдар Бөгелмәдә туган, хәзер техник-төзелеш көллиятендә “җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе” белгечлеге буенча укый.

– Мин бу һөнәрне балачактан әзерләргә яратканга сайладым, – дип аңлата яшь кеше. – Әнием Эльмира Ринат кызы да пешекче, ул мине балачактан ук аш-су серләренә өйрәтте. Нинди дә булса сорауларым туса, һәрчак

булышты. Миңа династияне дә-вам итү ошый, һәм киләчәктә дә бу юнәлештә перспектива күрәм.

Техник-төзелеш көллиятенә кергәнче Айдар Әхмәдиев 4нче мәктәпне тәмамлый. Аның яраткан фәннәре физкультура һәм инглиз теле булган. Бөгелмәле чит тел киләчәктә дә кирәк булыр, ә физкультура гомуми үсеш өчен файдалы дип саный.

ҖИҢҮЛӘР

Айдар масштаблы һөнәри конкурсларда инде берничә тапкыр катнашып, мактаулы урыннар

яулаган.

– “Яшь профессионаллар” тө-бәк чемпионатының онлайн этабы, әлбәттә, катлаулы булды, – ди бөгелмәле. – Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән 30 катнашучы булды. Мин көн саен иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр әзерләндем. Мораль яктан да, физик яктан да авыр булды. Автор ашының рецептын уйлаганда, аның кызыклы һәм тәмле, әмма шул ук вакытта матур булуын искәртергә кирәк иде. Иң катлаулысы бер нәрсәгә дә басым ясарга ярамый. Бу өч критерийның барысын да төгәл үтәргә кирәк.

Айдар әзерләгән Амюз буш – яшь пешекченең төп козырь-ларының берсе.

Амюз буш (фр. amuse-bouche — "авызның күңелен ачу өчен") – бик кечкенә күләмле һәм авырлыгы 20–30 граммнан артмаган рюмка-шортларда бирелә торган сыек кабымлык. Гадәттә аны алкоголь эчемлекләр янына бирәләр.

Икенче әзерләгән ризыгы – үрдәктән кайнар кабымлык, өченчегә – кабактан крем-аш, дүртенчегә – “Оливье” салкын кабымлыгы, аннары кальмарлардан төрле ашамлыклар һәм соңыннан – десерт.

– Төп көндәшләр – казанлылар. Татарстан башкаласында әзер-лек дәрәҗәсе югары, анда бел-

гечләр күбрәк. Аларның төрле пе-шекчеләрдә стажировка планында мөмкинлекләре дә күбрәк, зур рестораннарда төрле кухняларга өйрәнеп була, – дип уртаклаша студент.

2021–2022 елларда ТР “Яшь

профессионаллар” төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча бөгел-

мәле “Пешекче эше” компетен-циясендә өченче урынны алган.

 

МОТИВАЦИЯ – БЕРЕНЧЕ БУЛЫРГА

Айдар бокс белән сигез ел дәвамында шөгыльләнә. Балачактан ук өйрәнә башлаган бу спорт төре файдалы һәм һәрчак кирәкле булуына ышана ул.

– Спорт белән шөгыльләнмәгән кеше җиңүләргә омтыла алмый, – дип фикер йөртә бөгелмәле. –

Пешекче булып эшләү өчен дә стресска чыдамлык кирәк, чөнки плитә янында озак торырга, гел куллар белән эшләргә кирәк. Болар барысы да чыдамлык таләп итә. Хәзер мин җирле рестораннар-ның берсендә тәҗрибә туплыйм. Бу оешмага мин бик рәхмәтле, анда күп нәрсәгә өйрәттеләр.

Айдар хыялларга бирелми, планнар куюны өстен күрә. Яшь кеше фастфуд кебек әйберләр сата торган зур булмаган үз эшен башларга ниятли. Яхшы ресторан ачу өчен шактый гына акча кертергә кирәк.

Шулай ук яшь кеше, сәяхәтләр тәҗрибә арттыруга зур йогынты ясавына ышана. Үзенең бу юнәлештә якындагы планнары турында сөйләде:

– Әгәр бушлык чикләнгән икән, фантазия дә билгеле бер чиккә ия. Шуңа күрә зур шәһәргә барырга, кызыклы “фишкалар” һәм көндәшләр тәҗрибәсен өйрәнергә уйлыйм.

Зур шәһәргә күңел ачу түгел, ә яңа үрләр яулар өчен – менә Айдарның теләге. Барыннан да элек-тәҗрибә һәм белем алу, ә аннары – нәрсә дә булса эшләргә һәм алга барырга.

 

ӨЙРӘНЕРГӘ, ҺӘМ ТАГЫН БЕР КАТ ӨЙРӘНЕРГӘ!

Безнең героебызның ризыклар әзерләүдә кыенлыклар тумый:

– Барысы да килеп чыга. Әмма десертлар әзерләве бераз үзенчәлекле. Ул берүк вакытта тәмледә, матур да булырга тиеш. Чөнки кайчагында эстетик яктан бик матур, әмма тәмлелеге аксый, яисә киресенчә. Андый очраклар булмасын өчен бары өйрәнергә, тәҗрибә тупларга кирәк.

Айдарның кулинариягә булган мәхәббәте эштә генә түгел, өйдә дә уяна. Ул еш кына үз-үзен һәм якыннарын куандырып тәмле ризыклар әзерли:

– Күптән түгел апельсин согында маринадланган үрдәк әзерләдем. Аны алма белән пе-шерерү кулайрак. Гомумән, өй-дәгеләрне шаккатырырга тырышам. Дөрес, ешрак бәйрәмнәргә түгел, ә кәефем күтәренке булу сәбәпле әзерлим.

Яңа тенденцияләр яшь пешекче яныннан узмый. “Ворлдскиллс” чемпионаты жюри әгъзаларын молекуляр кухня белән шаккатырды. Ул үзенең яраткан молекуляр кабымлыкларының бер рецепты белән “БА” укучылары белән уртаклаша:

– Әче-татлы соустагы кальмар өчен молекуляр уылдык әзерләдем. Тышкы яктан ул чыныннан да аерылмый, әмма аның тәмен татлы яки әчкелтем итәргә була. Барысы да кулланылган ашамлыкка бәйле. Татлы уылдык телибез икән, мандарин согы алабыз, ага-агар куерткычы белән кушабыз. Боларның барысын да җылытабыз һәм салкын майга тамызабыз. Вак уылдыклар килеп чыга. Аннары аларны

юабыз һәм аерабыз.

СӘЛӘТЕҢНЕ ТАБУ

– Эшче һөнәре минем өчен киләчәк карьера үсеше перспективаларын ача. Үз эшеңне башларга һәм аның өстендә эшләргә була, – ди пешекче.

Алга таба уку өчен өстенлекле шәһәрләр дип Айдар Мәскәү һәм Санкт-Петербургны түгел, ә Казан белән Уфаны атады. Бу зур торак пунктлар, алар ерак түгел.

– Туганнарым анда ияләшергә ярдәм итәчәк, – дип сөйли бөгел-мәле. – Мөмкинлек булса, тагын укырга телим. Бюджет нигезенә керә алсам – ВУЗга барам. Барып чыкмаса – эшләячәкмен. Укырга кергәндә, төрле шәһәрләрдә урнашкан уку йортларына гариза бирергә ниятлим. Иң уңайлысы – читтән торып уку бүлеге дип уйлыйм.

Егет, әгәр дә кемгәдер һөнәр сайлау авыр икән, күңеленә яткан төрле эшләр белән шөгыльләнеп, һәрберсен сынап карарга кирәк дип саный. Иртәме-соңмы үз сәләтеңне табарга була.

– Ошый торган һөнәр сайларга кирәк, ул вакытта үсешкә омтылу булачак. Әгәр эш мавыктырмаса, уку файда китермәячәк, киләчәктә бернинди перспективалар да ачылмаячак, – дип киңәш бирә һөнәр сайлаучыларга геройебыз.

Айдар Әхмәдиев хезмәт базарындагы үзгәрешләргә әзер һәм тиздән роботлар кешене күп очракта алыштыра алачак, дип саный. Тик машиналар кул хезмәтен тулысынча кысрыклый алмаячак.

– Минемчә, эшче һөнәр вәкилләре кул көче белән эшлиләр. Әйе, кайбер әйберләрне роботлар яхшырак, нәтиҗәлерәк һәм тизрәк башкара. Әмма автор эшләре һәрвакыт кирәк булачак, ә машиналар киң аудиториягә исәпләнгән массакүләм җитештерелүче ашамлыклар белән шөгыльләнә ала, – дип фикер йөртә яшь кеше.

 

ЙОЛДЫЗЛАР, АКЧА ҺӘМ ТАНЫЛУ ТУРЫНДА

Айдар өчен кумир булып популяр телетамашаны алып баручы Британиянең баш пешекчесе Гордон Рәмзи тора. Яшь белгечне гап-гади пешекчедән шефка кадәр җитеп, беренче ресторан ачып, аннары тулы бер челтәрен булдыру, ачу, бер үк вакытта җиде Мишлен йолдызын алу юлы илһамландыра.

– Гордон Рәмзи эшкә сәләт-лелеген яхшы контрольдә тота. Үз өлкәсендә барлык микромиз-гелләрне белә, чөнки пешекче булып эшләгән. Минемчә, ул барысын да дөрес эшли, – дип билгеләп үтә бөгелмәле.

Мишлен йолдызына бөтен дөнья буенча бик сирәкләр лаек була, күптән түгел аны Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта берничә ресторанга тапшырганнар.

– Күп дигәндә өч йолдыз алырга мөмкин. Бу бик катлаулы, чынга ашарлык түгел дип укыган идем. Бар шундый критерийлары: бер йолдыз димәк, ресторан яхшы, анда тәмле әзерлиләр, ике – димәк мондагы аш-су шулкадәр тәмле, ашап карар өчен булса да килергә кирәк; өч – бу шәһәргә шушы рес-торанда ашап-эчү өчен генә  булса да барып кайтырга кирәк. Үз ашханәмдә Мишлен йолдызына омтылачакмын. Минем өчен бу – иң югары күрсәткеч, – ди Айдар.

Россиядә өч йолдызлы рестораннар юк. Әмма илдә пешекчелек осталыгы үсә, өлкә үсә. Бөгелмә төзелеш көллияте студенты илебездә  өч Мишлен йолдызлы ашханәләре һичшиксез булыр дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса