Кул уйнатканнарга – җәза
Бөгелмә шәһәр судында төрле җинаятьчеләрнең эшләрен карарга туры килә. Шулар арасында "кул уйнатучылар" да бар. Аларның бер ишесе кешегә кул күтәрә торган булса, икенчеләре урлап, яисә талап, кеше милегенә ия булырга омтыла. Сезнең игътибарга гыйбрәтле мисалларны Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Диана Юнысовадан алынган мәгълүматларга нигезләп тәкъдим итәбез. Бөгелмә шәһәр прокуратурасы...
Бөгелмә шәһәр судында төрле җинаятьчеләрнең эшләрен карарга туры килә. Шулар арасында "кул уйнатучылар" да бар. Аларның бер ишесе кешегә кул күтәрә торган булса, икенчеләре урлап, яисә талап, кеше милегенә ия булырга омтыла. Сезнең игътибарга гыйбрәтле мисалларны Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Диана Юнысовадан алынган мәгълүматларга нигезләп тәкъдим итәбез.
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы ниндидер корал күтәреп, кешегә кул күтәргән һәм сәламәтлегенә зыян китергән өчен (РФ Җинаять кодексының 115 нче маддәсе, 2 нче өлеше, "в" пункты) 63 яшьлек Валентина И.ны гаепләү эшен яклап чыкты.
2016 елның 14 феврале көнне ул Кече Бөгелмә авылының Совхоз урамындагы йортларның берсендә, исерек хәлдә, пычак күтәреп таныш хатынына ташлана, эченә сугып, аңа җиңелчә тән җәрәхәте ясый. Судта аның үз гаебен тулысынча тануын, кылган кыңгыр гамәле өчен үкенүен истә тотып, хөкемдарлар 120 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем иттеләр.
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы шулай ук аңлы рәвештә кешегә кул күтәргән 36 яшьлек Денис К.ны гаепләү эшен дә яклап чыкты (РФ Җинаять кодексының 112 нче маддәсе, 1 нче өлеше).
Быел 23 февраль көнне ул Бөгелмә шәһәренең Ненастин урамында урнашкан йорт квартирларының берсендә, ачуын басар өчен, бергә яшәүче хатынына аңлы рәвештә йодрыклап суга, сәламәтлегенә зыян сала. Судта ул үз гаебен тулысынча таныды. Хөкемдарлар аны 1 елга иреген чикләү турында карар чыгарды.
Ә менә Марк П., сәламәтлеккә көчле зыян салмаса да, көч кулланып, кеше әйберсен талап алган өчен хөкем ителә (РФ Җинаять кодексының 161 нче маддәсе, 2 нче өлеше, "г" пункты).
Быел 14 март көнне кичке сәгать 9ларда Бөгелмәнең Воровский урамындагы ишегалларының берсендә ул янәшәдән узып баручы яшь егеткә ташлана, берничә тапкыр йөзенә сугып, аның телефонын, булган акчасын алып кача. Хөкем карары шундый: ул шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
6 гыйнвар көнне төнге уникенче яртыда Бөгелмәнең Ключевая урамындагы йортларның берсендә исерек хәлдә күрсәткән "маҗаралары" өчен Валерий В.ны исә хөкемдарлар 10 елга ирегеннән мәхрүм итеп, кырыс режимлы колониягә җибәрергә дигән карар чыгаралар. Чөнки көч кулланып, кеше сәламәтлегенә зур зыян китереп, әйберне талап алу һәм боларның барысын да аңлы рәвештә эшләү шулай бәяләнә (РФ Җинаятьләр кодексы, 162 нче маддә, 4 нче өлеш, "в" пункты). Аның таныш хатынына һөҗүм итеп, зыян салып урлаган нәрсәсе азык-төлек була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа