Кукмара районында игенчелектә инновацион технологияләр буенча семинар узды
11 августта Кукмара районында «Тойма» авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров рәислегендә игенчелектә инновацион технологияләр буенча семинар узды. Чарада район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
Уңышлы игенчелекнең мөһим өлеше турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде. Ул туфракны эшкәртү системаларына аерым игътибар бирде. Үсемлекчелек тармагының технологик процессларын бер алымда 5 эш башкару: чәчү алдыннан эшкәртү, ашламалар кертү, чәчү, орлыкларга биологик препаратлар кертү һәм туфракны тыгызлау перспективасы турында әйтелде.
Семинарда катнашучылар шулай ук эштә алдынгы техника линейкасын бәяли алдылар. Шулай итеп, республикада беренче булган, Россиядә җитештерелгән «Озон» урып-җыю ургычы белән гадәти комбайнның эшенә күрсәтмә анализ ясалды.
Басуларның тигез участокларында урып-җыю ургычы булган комбайнның тизлеген арттыра, традицион технология буенча суктыручы комбайнга караганда, операцияне яхшырак сыйфатлы итеп башкара алды. Тамырдан ук кистерә торган традицион ургычтан аермалы буларак, ул басуда тиешле калдыкларны калдыра. Бу югары камыл туфракны саклау ягыннан гаять зур кыйммәткә ия. Туфракта дым саклап калу, кар катламын тоту, туфракны турыдан-туры кояш нурларыннан саклау – чүбекләүнең өстенлеге шунда..
2011-2019 елларда туфракны биологияләштерү һәм нульле эшкәртү системасы булган басуларда уңыш күрсәткечләренең югары булуы турындаа тулырак мәгълүматны Илдус Габдрахманов бәян итте.
Семинар барышында шулай ук 2021 елга сөрүлекләрнең уңдырышлылыгын һәм игенчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыру өчен өстенлекле эш юнәлешләре дә әйтелде:
1. Технологик операцияләрне оптимальләштерү (бер алымда 5 эш);
2. Уңыш формалаштыру белән идарә итү (үзйөрешле сиптергечләр белән тәэмин итү);
3. Саклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыру (эретмә төеннәрен җиһазландыру).
Туфрак биотасын торгызуда микроорганизмнарның роле турында «Биопрепараты” «фәнни-җитештерү берләшмәсе" ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина сөйләде. Ә туфракны файдалы микроорганизмнар белән баету методларына «Тойма» ҖЧҖнең баш агрономы Мөнир Галимҗанов тукталды. Предприятие директоры Рәҗәп Галиев бер алымда 5 эш һәм “No-Till” чәчү технологиясе белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
«Тойма» авыл хуҗалыгы предприятиесе эшендә актив рәвештә алдынгы технологияләр кертелә. Авыл хуҗалыгы предприятиесенә анализ ясарга, аеруча нәтиҗәле идарә итәргә һәм рентабельлекне арттырырга мөмкинлек бирүче санлы технологияләр турында әлеге хуҗалык мисалында РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы семинарның барлык мәсьәләләре, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу һәм цифрлы карарларны гамәлгә кертү буенча министрлык колл-үзәгенең бердәм телефон номеры: 8-800-444-16-70 буенча киңәшләшергә мөмкин икәнлеге турында исегезгә төшерә.
Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа