Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күтәрәмгә калу

"Күтәрәмгә калу мал-туарга кагылышлы булса да, бу тәгъбиргә тормыш яңа сулыш өрде.

Халык хәлен һәм җәмгыять тормышын бик төгәл билгели торган сүз икән бит ул! Менә бәяләр даими артып тора, шуның аркасында халыкның аерым катламнары хәерчеләнә, күтәрәмгә кала. Тормыш һич оныттырмый бу гыйбарәне.
Бүтән өлкәдән мисал эзләп торасы да түгел - безнең матбугат күтәрәмгә калып бара. Әгәр почта чыгымнары артуын дәвам итсә, матбугатның бөтенләй егылып ятып, җан тәслим кылуы да ихтимал. Почта чыгымнары артуы бигрәк тә милли матбугатка бәрәчәк. Моны илдә бер генә милләт калдыру максатында махсус эшлиләр дип уйласак та, ялгышмабыз. Почта бәяләре артканда, илдә урыс телендә чыгучы реклама газеталары гына торып калырга бик мөмкин..." - дип яза "Татарстан яшьләре" газетасында күрше Әлмәт шәһәрендә яшәүче Зәрия Хәбипова.
Моңа өстәп, нәрсә әйтәсең инде, дөрес сүзгә җавап юк, ди бит халкыбыз. Милли матбугатыбызның хәле болай да мактанырлык түгел иде, моннан ары ничек булырын чамалавы кыен түгел... Хәер, империячел рух белән сугарылган ил хакимияте кораллану максатында акчаны кызганмый бүген...
Почта хезмәтләре өчен субсидия күләме әллә ни күп тә түгел, югыйсә, юк, аны кысарга кирәк...
Кадерле милләттәшләр! 1 апрельгә кадәр "Бөгелмә авазы"на элекке бәяләрдән язылып калырга ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса