Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Көтмәгәндә афәт килсә, ни эшләргә? 

Янгын – һичкем теләмәсә дә, һич көтмәгәндә без уйлаганнан да ешрак килә торган зур афәтләрнең берсе ул. Ут чыкканны белгән мизгелдә безнең ни дәрәҗәдә дөрес эш итүебез аны тиз генә сүндерә алу мөмкинлеге бирә, ә инде югалып калу, дөрес гамәл кылмау нәтиҗәсендә, ул санаулы вакыт эчендә коточкыч куркыныч стихиягә әйләнә, зур матди зыян сала һәм фаҗигагә китерүе дә бик ихтимал. Кызганычка, кешеләрнең күпчелеге янгын вакытында ни эшләргә кирәклеген тәгаен генә белеп эш итми. Җәмәгать урыннарында ут чыкса, ни эшләргә соң? Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы урынбасары эчке служба майоры Юрий ХРЕБЕТ  бүгенге шул хакта сөйли.

Паника (үз-үзеңне белештермәс дәрәҗәдә куркуга төшү) – тышкы шартлар тәэсире нәтиҗәсендә килеп туган һәм аерым кешенең яки бер төркем кешеләрнең, үз-үзен белештермәс дәрәҗәгә җитеп, ул куркынычтан качарга, арынырга омтылышын чагылдырган психологик халәт ул.  

Чынлыкта зур куркыныч янамаганда да кеше паникага бирелергә мөмкин, бигрәк тә күмәк психоз кешене тиз бөтереп алырга сәләтле. Кеше үзе дә сизмичә, аек фикерләү сәләтен югалта, аңы томалана, вәзгыятьне дөрес кабул итә алмый башлый. Вәсвәсәгә бирелү реакциясе балаларда да, хатын-кызларда да, өлкән яшьтәгеләрдә дә күзәтелә, бу вакытта хәрәкәтләр сүлпәнләнә, хәтта башка кеше әйткән сүзне аңламас, кушканны эшли алмас дәрәҗәгә җитеп, кеше тораташ булып катып калырга мөмкин. Андый чакларда калган кешеләр дә, кагыйдә буларак, куркыныч янаган урыннан тизрәк читкәрәк китү ягын гына карыйлар, ыгы-зыгы киләләр, эзлекле эш итә алмыйлар.  

Паникага төшүнең иң куркыныч нәтиҗәсе шул – кешеләр ашыгып чыгып китеп барганда этешә-төртешә башлыйлар, чыгу юлларында тукталып, бер-берсенә комачау тудырып, бөелешеп калалар. Дөрес, арада аек фикер йөртергә сәләтлеләре дә күп була, әмма ашыгу-кабалану нәтиҗәсендә, курку хисен башкаларга да йоктыра һәм андыйлар үзләренә дә, башкаларга да кыенлык кына тудыра. Менә шуңа күрә дә, куркыныч хәл килеп туган очракта, аек фикерләү сәләтен җуймаган, башкаларга тиешле һәм дөрес күрсәтмәләр бирә алырлык кешенең табылуы бик мөйим. Андый кеше паникага бирелгән төркемне тынычландыра, юл күрсәтә, ә димәк афәт туганда коткарып калырга сәләтле була.  

Хәтта куркыныч янаганда да ничек тынычлыкны сакларга, дөрес эш итеп, үзеңне дә, тирә-юньдәгеләрне дә коткарыр өчен ниләр эшләргә соң? 

*җәмәгать урыннарына кергәндә, керү (ә димәк, кире чыгу) юлын хәтердә калдырыгыз, запас чыгу уррыннарын барлап куйсагыз да әйбәт, кечкенә балалар булса, җитәкләшеп йөрү кирәк; 

*“Пожар!” дип кычкырган тавыш ишетелә калса, каударланмагыз, тынычлыкны саклагыз, тирә-юньдәгеләрне дә шуңа өндәгез. Хәлләрнең ни дәрәҗәдә икәнен бәяләп, чынлап та куркыныч яныймы икәнен ачыклагыз (игътибарны җәлеп итәр өчен кемнеңдер махсус кычкыруы да бар бит); 

*баскан урыннан кузгалмый гына як-якка карагыз, 101 яки 112 телефоны аша янгын турында хәбәр итегез (кемдер хәбәр иткәндер дип уйлап, моны эшләмәү дөрес түгел), ә аннары ашыкмый гына якындагы чыгу юлына юнәлегез. Утны үз көчегез белән сүндерү мөмкинлеге бар икән, башкаларны да ярдәмгә чакырып, кул астында булган чаралар ярдәмендә аны сүндерергә, таралуына юл куймаска тырышыгыз; 

*бина төтен белән тулса, яктылык җитмәсә, чыгу юлына таба стенага, култыксаларга тотынып атлагыз, кулъяулык яки киемегезнең җиңе аша сулагыз, балаларны, җилкәләреннән тотып, үзегездән алда алып барыгыз; 

*салкын канлылыкны югалтмагыз, ышшанычлы хәрәкәт итегез, сезгә карап, әйләнә-тирәдәгеләр дә тынычлана төшәр. Балаларны, картларны, хатын-кызларны алдан чыгарыгыз, кырыйдагы кешеләргә игътибарлы булыгыз, тораташ катып калган, берни аңышмый басып торучыларны җилтерәтегез, яңңагына чәбәкләгез, ни эшләргә кирәклеген әйтегез, андыйлар белән сүзне өздереп, ачык итеп әйтеп сөйләшегез; 

*әгәр дә сез кешеләр өелешкән кысрык урында этеш-төртеш уртасында каласыз икән, терсәктән кулларыгызны бөгеп, ян-яклап үз-үзегезне саклагыз,  аякларны алга терәп, гәүдәгезне арткарак ташлап, басымны аркага кабул итәргә тырышыгыз, алда мөмкин кадәр аралык ачарга тырышыгыз, акрын гына шуннан хәрәкәт итегез; аяктан егылганнарга торырга булышыгыз, үзегез егыла калсагыз, тезләнегез һәм кулларыгызга таянып, кисәк ыргылып күтәрелегез. Балаларны гәүдәгез белән ышыклагыз яисә аларны җилкәгезгә утыртыгыз; 

*әгәр сез күпкатлы бинада икән, лифтка утырып төшәм дип алданмагыз, баскычтан җәүләп төшегез; тәрәзәдән сикерү теләген дә басыгыз, биектән сикереп төшеп кенә исән калу  ихтималы шулай ук икеле. Урамга чыгарга мөмкинлек юк икән, ут биләмәгән җиргә чигенеп, янгын сүндерүчеләр, коткаручылар килгәнне шунда көтегез; 

*үзегез урамга чыксагыз, паникада булган башка кешеләргә ярдәм күрсәтегез, саф һавага алып чыгыгыз, киемнәрен ычкындырыгыз, “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырыгыз. 

Кабатлап әйтәм, куркыныч туганда сезнең ни дәрәҗәдә  аек акыл белән эш итүегезгә үзегезнең генә түгел, якыннарыгызның, яныгызда булган башка кешеләрнең дә гомерләре, сәламәтлекләре турыдан-туры бәйләнгән. 

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса