Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Күрсәткечләр сөендерә

"Чаңгыда узышу буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" өстәмә белем бирү оешмасында шөгыльләнүчеләр 30 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан беренчелеге ярышларында катнаштылар.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Вероника Деркач 1999 - 2000 елгы кызлар арасында классик стиль белән 3 километрга, ирекле стиль белән 5 километр-га узышуда җиңү яулады. Ул республика җыелма командасы составына кертелде
һәм 10 - 15 февральдә Рыбинск шәһәрендә узачак Россия беренчелеге ярышларында Татарстан данын яклаячак.
Команда беренчелегендә бөгелмәләр дүртенче булды.
* * *
Ефрат Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт клубында шөгыльләнүче яшь спортчылар 26 - 31 гыйнварда Казанда авыр атлетика буенча ТР юниорлар (1997 - 1998 елгылар) чемпионатында һәм республика беренчелегендә катнаштылар. Ярышларда Татарстанның
16 шәһәреннән барлыгы 167 спортчы чыгыш ясады.
Безнекеләр бик матур нәтиҗәләр күр-сәттеләр: Шамил Котлыбаев (тренеры М. Котлыбаев) ТР чемпионы исемен яулады; Никита Логинов (Р. Дәүләтшин) - көмеш, Иван Мартынов (М. Котлыбаев) бронза медальгә лаек булдылар.
ТР беренчелеге өчен барган ярышларда И. Котлыбаев (М. Котлыбаев) мактаулы өченче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса