Күршеләребездә фаҗига!
Янгында һәлак булган биш баланың әтисен Казанга илтәләр.
Әлеге фаҗига бүген төнлә Иске Куак авылында төнге бердә килеп чыга. Янган йортта 8 кешедән торган гаилә яшәгән:ата-ана һәм алты бала. Янгында алты кеше үлгән,икәү исән калганнар: җиде яшьлек малай ул көнне әбисендә кунган була, ә әти кеше хәзерге вакытта авыр хәлдә реанимациядә ята.
Янгында 27 яшьлек ана һәм ун, алты, ике һәм алты айлык бала үлә, ә бер баланың гәүдәсен әле һаман тапмаганнар. Беренчел мәгълүматларга караганда, янгын төзек булмаган электр үткәргеченнән килеп чыккан.
Фаҗигадә һәлак булган биш баланың әтисен район үзәк хастаханәсеннән реанимобильдә Казанга РКБга күчерәләр, дип хәбәр итәләр республика сәламәтлек саклау министрлыгында. Ир-атның хәле яхшырмаган, шулай да РКБда ярдәм күрсәтергә дигән карар кылынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа