Күршеләрдә теннис буенча Россия кубогы ярышлары уза
Теннис буенча Россия кубогы ярышлары быел да Әлмәттә уза.
Бу атнада Әлмәттә теннис буенча Россия кубогына ярышлар башланды. Әлеге зур спорт ярышы Әлмәттә инде сигезенче тапкыр уздырыла. Россиянең 46 шәһәреннән 154 теннисчы көч сынашырга теләк белдергән, дип яза "Әлмәт таңнары". Оештыручылар әйтүенчә, Әлмәттә бу спортның үсүе, алга китүе өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Шәһәрдәге "Теннис-Сити" үзәге Татарстанда иң яхшылар рәтендә йөри. Турнир гыйнвар азагына кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа