Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күршеләрдә – күңелле хәлләр 

ТАССРның яшьтәше, ут-күршеләребез Баулы районының иң өлкән яшьтәге мөгаллимәсе Кәбирә Шагали кызы Мәрдәнова шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Аңа 100 яшь тулды.   

Кәбирә апа хәзерге Бөгелмә районының Димтамак авылында туа. Күп балалы гаиләдә үсә. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, педагогия училищесында белем ала. Яшь укытучы хезмәт юлын Каразирек авылында башлый, шунда булачак тормыш иптәше Шаһинур Шәймөхәммәт улын очрата. 

Кәбирә апа 32 елдан артык гомерен татар теле һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүгә багышлаган мөхтәрәм зат. Ул укый белә башлаганнан бирле хәзергәчә китаптан аерылмый, бүгенге көнгә кадәр газеталар да укый, кызы Дилбәр аның өчен махсус «Сөембикә» журналы алдыра. 

Кәбирә апа тормыш иптәше Шаһинур Мәрдәнов белән ил-көн алдында абруй яулаган, тырыш, булдыклы биш бала тәрбияләп үстергән. Кызганычка каршы, Шаһинур абый   инде шактый еллар элек вафат булган. 

Әти-әнисенең генә түгел, ә якташларының, шул исәптән без – бөгелмәлеләрнең дә горурлыгы булган улы – танылган рәссам Булат Мәрдәнов та күптән арабызда юк инде... 

Ветеран кунакларын: Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллинны, районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Хөснуллинны, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярованы шатланып каршы алды, аларга үзенең матур теләкләрен, хәер-фатыйхасын җиткерде. 

Район башлыгы Кәбирә апага ил Президентының котлау открыткасын, истәлеккә бүләк тапшырды диелә ут-күршеләребездәге күркәм вакыйга турында Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты язган хәбәрдә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса