Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күрше төбәктә яшәгән аюлар Татарстанны үз иткән

Татарстан урманнарында аюлар яшәгән территорияләр әкренләп Казан тирәсенә якыная бара. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсенең лицензияләү, дәүләт исәбен алу, кадастр һәм хайваннар дөньясы объектларын куллануны тәртиптә тоту бүлеге җитәкчесе Ринат Чиспияков җиткерде. "Элек аюлар Татарстан аша узып кына йөри...

Татарстан урманнарында аюлар яшәгән территорияләр әкренләп Казан тирәсенә якыная бара. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсенең лицензияләү, дәүләт исәбен алу, кадастр һәм хайваннар дөньясы объектларын куллануны тәртиптә тоту бүлеге җитәкчесе Ринат Чиспияков җиткерде.

"Элек аюлар Татарстан аша узып кына йөри иде, ә хәзер алар биредә утрак тормыш алып бара. Аюлар республика территориясендә даими яши, аларның өннәре дә бар. Татарстанда аюлар яшәгән җирләр Казанга якынлаша, элек бит алар республика белән чиктәш булган Марий Эл, Удмуртия Республикалары һәм Киров өлкәсенә якынрак урманнарда яши иде. Шулай ук Татарстанда аларның үрчүе дә күзәтелә", - дип билгеләп үтте Ринат Чиспияков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса