Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күрше республикада - милли киемнәр парады

Уфада 100 халык вәкиле милли киемнәрдә марш-парадка чыгачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә. Башкортстан башкаласында милли киемнәр бәйрәме булачак. Республика халкын 9 июньдә "Евразия йөрәге" Халыкара сәнгать фестивале кысаларында узачак әлеге чарага чакыралар. Башкортстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенә караганда, бәйрәмнең кульминациясе - костюмлы марш-парад булачак. Анда республикада...

Уфада 100 халык вәкиле милли киемнәрдә марш-парадка чыгачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Башкортстан башкаласында милли киемнәр бәйрәме булачак. Республика халкын 9 июньдә "Евразия йөрәге" Халыкара сәнгать фестивале кысаларында узачак әлеге чарага чакыралар.

Башкортстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенә караганда, бәйрәмнең кульминациясе - костюмлы марш-парад булачак. Анда республикада гомер итүче 100 милләт вәкиле катнашуы көтелә. Халыкларның бердәмлеген күрсәтүче бу чарага барлык теләүчеләр чакырыла.

Шартлар фестивальнең рәсми сайтында, Башкортстан халыклары Дуслык йорты сайтында урнаштырылачак.

Әйткәндәй, 2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Башкортстанда 160 милләт вәкиле яши.

"Кызыл таң"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса