Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күрше районда «ТАССРның 100 еллыгы» исемендәге урам барлыкка киләчәк

Азнакайның үзендә алма бакчасы булдырылачак.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел Татарстанның Азнакай районында «ТАССРның 100 еллыгы» дигән яңа урам булачак. Бу хакта Хөкүмәт Йортында «ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру» киңәшмәсендә видеоэлемтә аркылы Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин хәбәр итте.

«Барыбыз да план буенча эш алып барабыз, беребез дә читтә калмый. Үзебезнең районда ТАССРның 100 еллыгы исемендәге урам барлыкка киләчәк һәм Азнакайның үзендә ТАССРның 100 еллыгына алма бакчасын булдыру планлаштырыла. Шулай ук Җиңү паркында аерым-аерым һәйкәлләр куярга уйлыйбыз. Чик сакчыларына булды, алга таба морякларга, хәрби десантларга урнаштырырбыз», — дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса