Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күрше районда котыру авыруы аркасында карантин кертелгән

Авыруның соңгы очрагыннан ике ай узгач, билгеләнгән чикләүләр бетереләчәк.

Лениногорск шәһәренең Хәйретдинов урамында котыру авыруы буенча карантин кертелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указы республика президенты сайтында урнаштырылган.

«Лениногорск шәһәрендә Хәйретдинов урамы территориясендә хайваннар котыру авыруы булганга, карантин урнаштырырга», — диелә документта.

Карантин гамәлдә булган вакытта шәһәрнең бу өлешендә йорт хайваннары белән сәүдә итү һәм аларны аннан читкә чыгару, авыру хайваннарны ит өчен чалу һәм аларның сөтен куллану тыела. Моннан тыш, сәламәт хайваннарның сөтен пастеризацияләмичә сату һәм куллану тыела..

Карантин чараларны гамәлгә ашыру өчен җаваплылык ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә йөкләнгән.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса