Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күрше Әлмәт районында “COVID-19” белән зарарлануның бер очрагы расланды

Барысы да авыруны контакт юл белән йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы ачыкланды. Барлык татарстанлылар да авыруны контакт юл белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Өч кеше хастаханәгә урнаштырылды, 42се өйдә дәвалана», – дип ачыкладылар ведомствода.

18 яшькәчә – 2
18 яшьтән 30 яшькәчә – 3
30 яшьтән 50 яшькәчә – 11
50 яшьтән 60 яшькәчә – 13
60 яшьтән 70 яшькәчә – 11

70 яшьтән 80 яшькәчә – 3

80 яшьтән 90 яшькәчә – 1

90 яшьтән өлкәнрәкләр – 1

Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган. Биредә 31 кеше авыруны йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Чаллы, Түбән Кама һәм Нурлат районнары алда бара - дүрт, өч һәм ике очрак. Әлмәт, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лаеш һәм Менделеевск районнарында берәр авыру теркәлгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 8,2 мең кеше авырды. Аларның 6,9 меңнән артыгы савыккан, шул исәптән 15е – узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса