Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күрше Әлмәт районында авыруның тагын биш очрагы ачыкланган

3 ноябрьгә Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 8 549 тапкыр куелган.

Үткән тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 43 яңа очрагы теркәлгән. Аларның берсе читтән килгән, кырык икесе – контакт рәвешендә күчкән, дип Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

«14 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана», – ди матбугат хезмәте.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 2

18 яшьтән 30 яшькәчә – 1

30 яшьтән 50 яшькәчә – 14

50 яшьтән 60 яшькәчә – 11

60 яшьтән 70 яшькәчә – 9

70 яшьтән 80 яшькәчә – 3

80 яшьтән 90 яшькәчә – 3

90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.    

Шәһәр һәм районнар буенча:

1. Казан – 9

2. Яр Чаллы – 4

3. Әлмәт – 5

4. Балтач – 1

5. Югары Ослан – 1

6. Яшел Үзән – 3

7. Кама Тамагы – 1

8. Кукмара – 1

9. Менделеевск – 3

10. Түбән Кама – 3

11. Нурлат – 8

12. Питрәч – 1

13. Саба – 2

14. Теләче – 1

Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 8549 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 7606 кеше, шул исәптән 36 узган тәүлектә терелгән.

Кичә Татарстанда тагын ике кешенең коронавирустан үлүе билгеле булды.

1948 елда туган хатын-кызны коронавирус инфекциясенә шикләнеп йогышлы авырулар хастаханәсенә салганнар. Аның хроник авырулары да булган.

1953 елда туган ир-атны пневмония диагнозы белән хастаханәгә китергәннәр. Аның йөрәк авыруы булу сәбәпле, хәле тагын да катлауланган.

Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсе буенча куелды. Вирус идентификацияләнде.

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 авыруыннан үлүчеләр саны 112 кеше булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса