Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күрше Әлмәт районында «Аеклар йөртә» акциясе узды

Бөтенроссия аеклык көне 11 сентябрьдә билгеләп үтелде.

Сез 11 сентябрьдә нинди бәйрәм билгеләп үтелүен беләсезме? Нинди алкоголь дозасын сез куркынычсыз дип саныйсыз? Шәхсән сез руль артына аек утыру өчен нәрсә эшли аласыз? – шундый бер-ике сорау автомобильчеләрне уйга салды. Бөтенроссия аеклык көне алдыннан Әлмәттә традицион акция узды.

Узган елдагы кебек үк, Әлмәт шәһәренең «Тәлгать Шәйхуллин исемендәге хәйрия реабилитация үзәге» волонтерларының инициативасы «Сәламәт сайлау» проекты кысаларында тормышка ашырылды. Узган еллардагы кебек үк, шәһәрнең  “кайнар" юл чатларындаволонтерлар, алар арасында «Саулык» яшүсмерләр профильле клубы вәкилләре дә бар иде, юл-патруль хезмәте экипажының һәм   Әлмәт районы  ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илгизәр Курамшин да алар белән булды. Килешәсездер, мондый “көч" ярдәменнән башка эш көне кызган вакытта иң җанлы транспорт чишелешләренең берсенә кем генә туктар иде? Акция бер сәгать эчендә 27 автомобильченең документларын тикшерде, сораштыруда 23 йөртүче катнашырга риза булды. Шуларның берсе генә дәүләт дәрәҗәсендә 11 сентябрьдә инде алтынчы ел рәттән билгеләп үтелә торган Бөтенроссия аеклык көне турында искә төшерде.

Волонтерлар инспекторлар белән бергә машина йөртүчеләргә аек йөрүнең өстенлекләре турында искәрттеләр, мәгълүмати буклетлар тапшырдылар, алкогольнең куркынычсыз дозасы булмавын (бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да күптән раслый) ассызыкладылар.

Ә руль артында гомуми аеклыкны саклап калу өчен беренче чиратта шәхси үрнәктән башларга кирәк. «Тере социаль реклама» булырга риза булган автомобильчеләр үз машиналарының пыялаларына акциянең логотибын ябыштырдылар  һәм шуның өчен  бүләккә карбыз алдылар. (Сүз уңаенда, карбызлар шәһәрнең исерткеч эчемлекләр сатмый торган кибетләреннән сатып алынган иде). Бу көнне наклейкалар һәм арбузлар белән 18 кеше китте. Аларның 11е хәтта бәйрәмнәрдә дә хәмер кулланмавын әйтте.

Наталья ХАМАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса