Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күрше Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә “COVID-19” диагнозы 1шәр кешедә ачыкланган

Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары бу авыруны башка авырулар белән аралашканнан соң йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

7 кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана.

 

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 3

18 яшьтән 30 яшькәчә – 12

30 яшьтән 50 яшькәчә – 30

50 яшьтән 60 яшькәчә – 15

60 яшьтән 70 яшькәчә – 12

70 яшьтән 80 яшькәчә – 6

80 яшьтән 90 яшькәчә – 5

90 яшьтән – 1

 

Шәһәр һәм районнар буенча:

1. Казан – 46

2. Яр Чаллы – 7

3. Әлмәт – 1

4. Апас – 3

5. Арча – 1

6. Әтнә районы – 1

7. Балтач – 1

8. Буа районы – 1

9. Югары Ослан районы – 4

10. Биектау – 1

11. Зәй районы – 1

12. Яшел Үзән – 2

13. Кама Тамагы – 3

14. Лаеш районы – 3

15. Лениногорск – 1

16. Түбән Кама районы – 4

17. Питрәч – 3

18. Тәтеш – 1

 

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясенең 10 339 очрагы теркәлгән, 9 мең 75 кеше (шуларның 75е – узган тәүлектә) терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса