Күрше Әлмәт һәм Лениногорск районнарында коронавирус белән 1шәр кеше авырган
Республикада 14 кешене хастаханәгә салганнар.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 93 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясенең 93 яңа очрагы теркәлгән. Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Ундүрт ике кеше хастаханәгә озатылган, 79 кеше өендә дәвалана», – дип искәрттеләр ведомствода.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькәчә – 1
18 яшьтән 30 яшькәчә – 9
30 яшьтән 50 яшькәчә – 30
50 яшьтән 60 яшькәчә – 23
60 яшьтән 70 яшькәчә – 15
70 яшьтән 80 яшькәчә – 9
80 яшьтән 90 яшькәчә – 6
90 яшьтән өлкәнрәкләр авыручылар юк.
Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:
1. Казан – 60
2. Яр Чаллы– 8
3. Әлмәт – 1
4. Арча – 1
5. Югары Ослан – 1
6. Биектау – 1
7. Алабуга – 1
8. Яшел Үзән – 8
9. Кама Тамагы – 1
10. Лаеш районы – 3
11. Лениногорск – 1
12. Түбән Кама – 5
13. Тәтеш – 1
14. Тукай районы – 1
Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 10 958 очрагы теркәлгән.
9 549 кеше, шул исәптән 70е узган тәүлек эчендә сәламәтләнде.
Исегезгә төшерәбез, “Роспотребнадзор”ның киңәшләрен үтәргә: битлек кияргә һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа