Күрше Лениногорск районында “COVID-19” белән зарарлануның тагын бер очрагы расланды
Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 7 мең 389 коронавирус очрагы теркәлгән.
Татарстанда 25 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 1се – читтән кертелгән, 24се – элемтәләр нәтиҗәсе. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19е өйдә дәвалана.
18 яшькәчә – 1
18 яшьтән 30 яшькәчә – 2
30 яшьтән 50 яшькәчә – 8
50 яшьтән 60 яшькәчә – 6
60 яшьтән 70 яшькәчә – 6
70 яшьтән 80 яшькәчә – 2
80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүче юк.
Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:
Казанда – 14, Буа районында – 3, Кама Тамагы һәм Питрәч районнарда – 2шәр,
Биектау, Лаеш, Лениногорск, Аксубай районнарында 1әр очрак.
6 октябрьгә Татарстанда барлыгы 7389 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 6298 кеше терелгән, шул исәптән 28е – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа