Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Күпереп пешкән запеканка

1 зур булмаган ташкабак, 2 пешкән бәрәңге, 1 әр помидор, суган, 50 г каты сыр, 5-6 йомырка, тоз.

Табаны майлау өчен үсемлек мае. Бизәү өчен яшел тәмләткечләр, яшел суган кыягы, помидор. Ташкабакның кабыгын чистартырга, орлыкларын алырга һәм эре угычтан уарга. Өстенә тоз сибәргә һәм согы бүленеп чыкканчы берничә минут тотарга. Суганны вак итеп, помидорны шакмаклап турарга. Ташкабакның согын саркытырга. Бәрәңгене угычтан уарга, туралган суган һәм помидорны кушарга. Яхшылап болгатырга. Үсемлек мае белән майланган формага яшелчәле массаны бушатырга. Йомырканы бертөрле масса хасил булганчы тугларга, тәменчә тоз сибәргә һәм яшелчә өстенә агызырга. Запеканканы 20 минутка кызу духовкага куярга. Сырны вак угычтан уарга. Запеканка өстенә сыр сибәргә һәм әзер булганчы кабат духовкага куярга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса