Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Көпә-көндез эшкуарларны талыйлар

Чаллыда яшәүче 39 яшьлек эшмәкәр күптән түгел түләүсез белдерүләр сайтында күпләп автохимия товары сатып алуы турында игълан элгән булган. Бу атнада аңа бер билгесез кеше шалтыратып түбән бәягә генә 1200 баллон салкында катмый торган химияле су сатып алырга тәкъдим иткән.

Эшмәкәр ризалашып, заказны китерергә склад адресын биргән. Чыннан да билгеләнгән сәгатькә йөк төялгән машина килеп, эшчеләр товарны бушата башлаган. Бу вакытта сатучы адәм шалтыратып, эшкуардан товар өчен акчаларны билгеләнгән счетка күчерергә кушкан. Ләкин 15 меңнән артык сум счетка күчү белән эшчеләр автохимия баллоннарын кире машина арбасына тутырырга тотынган. Аптырашта калган эшкуар бу хәлнең сәбәбен ачыкларга ашыккан. Баксаң, 1200 баллон автохимияне әлеге складка китерергә бу эшчеләргә әлеге дә баягы билгесез кеше заказ биргән булган, моның өчен яхшы гына акча түләргә вәгъдә иткән. Әмма эшкуар аңа акча күчерү белән бу адәм йөк китерүчеләргә шалтыратып, заказны кире кагуы турында хәбәр иткән. Эшкуарга исә ул телефоннан махсус шулай үзенә акча эшләү өчен ялганлавын әйткән.


Якты көндә ялганлап кеше талаган адәмне хәзер полиция эзли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса